Хәвеф-хәтәр
21 гыйнвар 2025, 11:34

Урамда тапкан шешәдән нидер эчкән

Эх, шулай ярыймы инде?

13 яшьлек үсмер урамда тапкан шешәдән ниндидер сыеклык эчкән дә, нык агуланган. Бу хәл  Мишкә районында булган.

Билгесез эчемлекне татып караганнан соң малайның авызы, эче яна башлаган, косасы килгән. Җирле табиблар  аңа тиешле ярдәм күрсәткәннән соң үсмерне санавиация вертолёты белән  Республика клиник дәваханәсенә озатканнар. Бәхеткә, операция таләп ителмәгән. Укучы малай терелеп килә.

Чыганак: Mash Batash Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас