Хәвеф-хәтәр
21 Января 2025, 04:27

Туймазы районында трассада автобус янган

Автобус Махачкала-Уфа маршруты буенча хәрәкәт иткән.

Республиканың Туймазы районында М-5 “Урал” трассасының 1291нче километрында “Неоплан” шәхси автобусы янган.  БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында  хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр Махачкала-Уфа маршруты буенча хәрәкәт иткән автобусны сүндергәннәр.

Транспортны 18 минутта сүндергәннәр. Каза күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Автобус салонында 12 кеше барган, алар арасында 3 водитель һәм  9  пассажир булган. Ашыгыч хезмәтләр эшчеләре барлык пассажирларны   хезмәт машиналарына утырткан, соңрак аларны якындагы кунакханәгә урнаштырганнар. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас