Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
20 гыйнвар , 14:52

Машинада дальнобойщик мәетен тапканнар

Кеше кайда һәм ни сәбәпле гомере өзеләчәген белми шул...

Республиканың Салават районында зур йөк машинасы кабинасында водитель-дальнобойщик мәетен тапканнар. Ир-ат кабинасында төн кунар өчен туктаган, әмма кайсыдыр мизгелдә үзен начар хис иткән. Иртән аны үлгән килеш тапканнар.

“Машиналар стоянкасында зур йөк машинасы кабинасында 53 яшьлек водитель гәүдәсе табылган. Аның үлеменең сәбәпләре  табигыйга охшаган. Әлеге вакытта машина йөртүченең гәүдәсе суд-медицина экспертизасына озатылган”, – диләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: