Хәвеф-хәтәр
17 гыйнвар 2025, 04:54

Подъездда исерек анага тап булганнар

Янында күкрәк баласы да булган...

Мәскәүнең төньяк-көнчыгышында йоклап яткан исерек әнисе янында күкрәк баласына тап булганнар. Бу хакта башкаланың пркуратурасы үзенең Телеграм-каналында хәбәр итә. 28 яшьлек ана кеше янындагы баланы  Парковая урамының 13нче санлы йорт подъездында тапканнар. Баланы тиз арада ашыгыч ярдәм алып киткән, аның хәле турында хәбәр ителми.

“Измайлов районара прокуратурасы барлык хәлләрне ачыклауны, хатын-кызны закон тарафыннан билгеләнгән җаваплылыкка җәлеп итүне контрольдә тота”, – диелә күзәтчелек ведомствосы хәбәрендә.

Прокуратура шулай ук баланың алдагы язмышын һәм аның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәүне контрольдә тотачак. Бу хәлнең шартлары ачыклана.

Әй, шушы хәсрәт-аналарны! 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас