Хәвеф-хәтәр
17 гыйнвар 2025, 06:25

Машинасына дуслары бүләк иткән номерны тагып йөргән

Инспекторлар сизмәс дип уйладымы икән?

БР Дәүләт автоинспекциясе.БР Дәүләт автоинспекциясе.
БР Дәүләт автоинспекциясе.

Башкортстанның автоинспекция хезмәткәрләре Уфа-Ырынбур трассасында ялган дәүләт номерлары тагылган машинаны күреп калганнар.

Полициянең өлкән лейтенантлары Денис Хатмуллин һәм Динар Мөхәммәтовның игътибарын “Peugeot” автомобиле җәлеп итә. Аңа төбәк коды “666” диелгән номер тагылган була.

ГАИ хезмәткәрләре водительгә туктарга ишарә итәләр, ләкин ул, киресенчә, газга ныграк баса. Республика юл-патруль хезмәтенең махсус батальоны экипажы хокук бозучыны куа төшә. “Peugeot” автомобиле водителе, качарга тырышып, идарәне югалта һәм кюветка төшеп китә. Дәүләт автоинспекторлары шунда аны тоткарлый.

Ачыклануынча, 24 яшьлек уфалының машина йөртү таныклыгы булмаган, өстәвенә, ялган номерлар белән йөргән. Аңа карата 8 административ материал төзиләр. Автомобильне штрафстоянкага урнаштырганнар, ә ялган номерларны тартып алалар.

Бак дисәң, “В777ОР666” дигән номер билгесен аңа дуслары сувенир итеп бүләк иткән булганнар...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас