Подмосковьеның Подольск шәһәрендә балалар бакчасына йөргән кыз бала авыр җәрәхәт алган. Бу хакта “Регнум” басмасы хәбәр итә. Фаҗига балалар рәсем төшергәндә теркәлгән. Тәрбияче игътибарын башка балаларга юнәлткән арада дүрт яшьлек кызның “икенче тәрбияләнүче кыз баланың кулындагы каләм белән ялгышлык аркасында” сул күзе имгәнгән.
Баланы дәваханәгә алып киткәннәр, әмма аның күзен коткарып булмаган. Тикшерү комитеты мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре тарафыннан хәвефсез булмаган хезмәт күрсәтүдә шикләнү буенча тикшерү башлаган.
Чыганак: lenta.ru