Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
17 гыйнвар , 11:07

"Башавтотранс" водителе артыгын эшләү сәбәпле үлеп киткән

Водитель яңа автобуслар кабул иткәндә егылган һәм...

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Уфада дәүләт ташучысының водителе артыгын эшләү сәбәпле үлеп киткән. Башкортстанның Хезмәт инспекциясе “Башавтотранс” дәүләт унитар предприятиесе хезмәткәренең йөрәк авыруы аркасындагы үлеме  эш белән бәйле икәнен суд аша дәлилләгән. БРның Югары суды бу карарны законлы дип билгеләгән.

Хезмәт инспекциясендә хәбәр итүләренчә, “Башавтотранс” предприятиесенең Стәрлетамактагы филиалы  водителе 2024 елның 14 мартында “Уфа-Арена” боз сарае янында яңа автобуслар кабул иткәндә үзен начар хис иткән. Водитель инструктаж үткәрү алдыннан  сафка тезелгәндә егылган. Ир-атны коткара алмаганнар, ул дәваханәгә барганда ашыгыч ярдм автомобилендә үлгән. Суд-медицина экспертизасы күрсәтүенчә, водительнең үлеме йөрәкнең хроник ишемик авыруы нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Тикшерү барышында машина йөртүченең даими рәвештә язма ризалыгыннан башка өстәмә эшкә җәлеп ителүе ачыкланган. Әйтик, 2023 елда 63 яшьлек ир-ат нормадан тыш 855 сәгать эшләгән, 2024 елның ике ай ярым эчендә өстәмә эш вакыты 137 сәгать тәшкил иткән. Артыгын эшләүләр водительдә йөрәк ишемиясе авыруы үсешенә сәбәпче булган, ягъни, эш бирүченең водительнең хезмәт һәм ял режимын бозуы һәм теркәлгән үлем  арасында читләтелгән бәйләнеш күзәтелә.

"Бу вакыйганың үзенчәлеге шунда ки, бәхетсезлек очрагының хезмәт урыны белән бәйле булуын эш бирүче түгел, ә бер тапкыр бирелә торган страховка түләвен түли торган социаль фонд кире какты. Өстәвенә, Русия Социаль фондының төбәк бүлеге Н-1 актларына беренче тапкыр гына шикаять бирергә омтылмый.  Русия Социаль фондында исәпләүләренчә, әгәр медицина оешмасы  бәяләмәсендә зыян күрүченең үлем сәбәбе  итеп гомуми авыру күрсәтелгән булса, үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы комиссия тарафыннан эш урыны белән бәйле буларак квалификацияләнә алмый, дип саный”, — дип аңлатма бирделәр БРның дәүләт хезмәт инспекциясендә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: