Межгорьеда бүреләрне тотуны оештыруда чаралар күрмәү мәсьәләсе белән Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин кызыксынган. Ул Тикшерү комитетының БР буенча идарәсе җитәкчесе Владимир Архангельскийга процессуаль тикшерүнең нәтиҗәләре һәм алар буенча кабул ителгән карар турында хәбәр итәргә кушты.
“Матбугат чараларында Межгорьеда бүреләр шәһәр урамнарына бер каршылыксыз чыга, дип хәбәр ителә. Җирле халык балалары хәвефсезлеге өчен кайгыра, әмма агрессив кыргый җәнлекләрне тоту буенча чаралар күрелми. Русия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсендә бу комментарий буенча процессуаль тикшерү башланды”, – дип хәбәр итәләр ТКның матбугат хезмәтендә.
Йөкләмәнең үтәлешен, шулай ук процессуаль тикшерүнең барышын ведомствоның үзәк аппаратында контрольгә куйдылар.
Межгорьеда бүреләрне гыйнвар башында күргәннәр. Социаль челтәрләрдәге фотолардан күренүенчә, алар чыннан да шәһәр урамнарында йөри.
Чыганак: bashinform.ru