Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 гыйнвар , 12:08

Kia водителе, һушын югалтып, массакүләм авария оештырган

Дөнья булгач,  шундый хәлләр дә очрый шул...

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Бүген иртән Kia җиңел автомобиле водителе, һушын югалтып, Уфаның Пархоменко урамында массакүләм авария оештырган. Авариядә  катнашкан ханым сүзләренчә, ул Пархоменко һәм Киров урамнары киселешендә Skoda руле артында булган.

“Светофорның яшел төсе яна гына башлаган иде, минем машинам үзе кузгалып китте, карасам, мине Hyundai Elantra этә, ә Hyundai-ны Kia этеп бара”, – дип сөйли ул.

“Бәрдерелгән Skoda урам киселешендә калган. Аннары, Hyundai водителе аңлатуынча,  бәрелүдән соң аның машинасы каршыга килүче Renault автомобиленә барып менгән. Ике машина да көрткә кереп баткан. Kia машинасы  югары тизлек белән Пархоменко урамы буйлап хәрәкәтен дәвам иткәндә ул уңаеннан баручы Toyota-га бәрелгән.

“Мин йорт ихатасына борылып кермәкче идем, көзгедән машина өстенә Kia килүен күрдем. Бәрелешүдән качып булмасын аңлагач, рульга бар көчемә ябыштым һәм мораль яктан әзерләндем. Машинаның арткы өлешенә бәрелде дә арытаба китте”, – ди Toyota  водителе.

Моннан соң Kia водителе юл читенә борылган һәм  Чернышевский урамындагы җәяүлеләр кичүеннән соң туктаган. Машина стенага бәрелгән. Ярый әле машина тротуарга чыгып очканда анда җәяүлеләр булмаган.   

Авария урынына ашыгыч ярдәм машинасы килгән. Медиклар карамагындагы 60 яшьтән бераз өлкәнрәк Kia водителе үз аңында булган, аның сүзләренчә, ул кинт үзен начар хис иткән һәм һушын югалткан. Авариянең ничек булуын, нинди машиналарга бәрелүен ул хәтерләми. Хәзер инде бу катлаулы авария нечкәлекләрен дәүләт автоинспекторлары өйрәнәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Ксения Калинина
Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: