Хәвеф-хәтәр
15 гыйнвар 2025, 04:59

Иглин районында җиңел машина фура астына килеп кергән

Әй, Ходаем!

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Иглин районында коточкыч юл һәлакәтендә ике кеше гомере өзелгән. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, төнге сәгать икеләр тирәсендә М-5 “Урал” автомобиль юлының 1536нчы километрында Чиләбе ягына табан хәрәкәт итүче  “Лада Калина” руле артындагы 22 яшьлек ир-ат  билгесез сәбәпләр буенча каршы юл полосасына чыккан. Анда ул  55 яшьлек водитель идарә иткән “Ситрак” зур йөк машинасы белән бәрелешкән. Бәрелү шулкадәр көчле булган ки,  “Лада Калина”ның водителе дә, пассажиры да авария урынында һәлак булганнар.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас