Хәвеф-хәтәр
15 гыйнвар 2025, 07:24

Балалар бакчасында уйнаганда сабыйның күзенә ботак кадалган

Аллаһ сакласын! 

Язгөл СафинаЯзгөл Сафина
Фото:Язгөл Сафина

Калининградта агач ботагы баланың күзенә кадалган да баш сөягенә кереп киткән. Бу очрак турында Калининград өлкә балалар дәваханәсендә  хәбәр итәләр.

Вакыйга  балалар бакчасында нәниләр тышта уйнап йөргәндә теркәлгән. Җәрәхәтләнгән баланың әтисе сүзләренчә, ике бала маңгайга-маңгай бәрелешкәч, куакларга егылган улының күзенә ботак кадалган.

Табиблар баланың өске күз кабагының үтәли яралануын, ят җисемнең уң күзе аша баш сөяге куышлыгына керүен ачыклаган. Медиклар мондый җитди җәрәхәт сукыраюга һәм баш мие эшчәнлеге бозылуына китерер дип курыккан.

Малайга микрохирургия операциясе ясаганнар. “Бар да уңышлы үтте. Операция нәтиҗәсендә  балада баш мие ягыннан өзлегүләр юк, кан тамырлары ягыннан да тайпылышлар теркәлмәде, күрү сәләтенә зыян килмәгән, баш мие дә, күзләре дә каза күрмәгән”, – дип сөйләгән бу очрак турында Балалар өлкә дәваханәсе офтальмологы Елена  Федорова.

Күлмәктә туган инде бу сабый! Табибларга зур рәхмәт! 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас