Хәвеф-хәтәр
14 гыйнвар 2025, 08:55

Республика шәһәрендә бүреләрне күргәннәр

Аллаһ сакласын! 

Социаль челтәрләрдән.Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Социаль челтәрләрдә Межгорье шәһәре территориясендә бүреләр пәйда булуы турында хәбәрләр таралды. Межгорье Көньяк Урал тыюлыгы территориясендә урнашкан, шуңа ерткычларның барлыкка килүен кире кагарга ярамый.

Бу уңайдан  13 гыйнварда Межгорье хакимиятендә бүреләрнең шәһәр территориясенә чыгу фактлары буенча эш төркеме утырышы булды. Анда хакимият, тыюлык, полиция һәм башка көч структуралары вәкилләре катнашты. Полиция, Росгвардия, Көньяк Урал тыюлыгы, ведомстводан тыш сак вәкилләре көче белән бүреләрне куркыту максаты белән шәһәр территориясенә чыгу урыннарын көчәйтелгән патрульләүне оештыру турында карар кабул ителде.

"Межгорье хакимиятенең тормышны тәэмин итү, транспорт, төзелеш һәм архитектура бүлеге хезмәткәрләре Русия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгына, БРның Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгына һәм “Көньяк Урал дәүләт табигать тыюлыгы”на шәһәр территориясе янында кыргый хайваннар санын җайга салу буенча кирәкле чаралар күрүне сорап хатлар юлладылар”, – дип аңлатты  Межгорье хакимияте вәкиле Межгорье Дмитрий Поздеев. 

Башкортстанның Экология министрлыгында бүреләр белән очрашу мөмкинлеге булганда  үз-үзеңне тотуның гади кагыйдәләре ярдәм итәчәген искәрттеләр.

Нормаль хәлдә җәнлекләр кешегә һөҗүм итми, шуңа күрә җәнлек кешене алдан ук ачыклый алсын  (өстәвенә, визуаль яктан мәҗбүри түгел) һәм ераклаша алсын өчен, ерткычка үзеңнең барлыгыңны сиздерергә кирәк (бу теләсә нинди авазлар булырга мөмкин). Иң яхшысы – ерткычларның яшәү урыннарында ялгызы йөрмәү.  Хәрәкәт иткәндә, ерткычны вакытында күреп алу өчен, куе куаклыклар тирәсендә йөрмәскә  кирәк. Үзең белән борыч баллончигы йөртергә киңәш ителә.

Кыргый хайваннарга тап булган очракта бу хакта бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә 112 номеры буенча хәбәр итәргә, шулай ук ерткыч җәнлекне очратуны раслаган материалны Межгорье хакимиятенең электрон почтасына adm53@bashkortostan.ru җибәрергә кирәк.

 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас