Яшь биюче Иглин районында юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. БРның дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, авария 7 гыйнвар иртәсендә Охлебинин авылыннан чыккан урында теркәлгән. Әлегә билгеле булуынча, Toyota Land Cruiser Prado руле артындагы 19 яшьлек водитель, идарәне югалтып, кюветка төшеп киткән һәм агачка бәрелгән. 18 яшьлек пассажирның гомере шунда ук өзелгән.
UfaNovosti порталы мәгълүматы буенча, һәлакәттә яшь биюче гомере өзелгән. Ул дуслары белән Охлебинин авылы тирәсендәге комплекста ял иткән. Икенче көнне яшьләр компаниясе кайтырга чыккан. Көчле буран котырган. Машина кюветка төшеп киткән, агачка бәрелгән. Агачка бәрелү уң якка, пассажир утырган урынга туры килгән.
Аны соңгы юлга озатырга 200гә якын кеше килгән.
18 яшьлек Егор К. 12 ел гомерен хореографиягә багышлаган. UfaNovosti порталы язуынча, Егор соңгы 3 елда онкология белән көрәшкән, җәен аңарда ремиссия теркәлгән. Барысы да егетнең чирне тулысынча җиңәчәгенә һәм арытаба озын-озак яшәвенә ышанган. Әмма язмыш башкача хәл иткән шул...
Чыганак: ufanovosti.ru