Хәвеф-хәтәр
13 гыйнвар 2025, 05:35

Әниләре өйдә юк чакта балалар янгын чыгарган

Бу хәл Калтасы районында булган. 

БР буенча  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.БР буенча  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Калтасы районының Краснохолмский авылында бер хатын фатирда ярдәм сорап кычкырган балаларны коткарган. Тәрәзәдән  ялкын телләре күргән хатын аларны бинадан алып чыгарга ашыккан.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, 9 һәм 3 яшьлек балалар бу вакытта өйдә ялгызы булган. Әниләре биш минутка  күршеләренә кереп киткән, ә балаларның берсе электр чәйнеген электр плитәсенә куеп, җылытырга уйлаган. Әмма чәйнек эрегән, аңа ут капкан. Балалар ярдәм сорап кычкыра башлаган.

Бу вакытта урамнан узып баручы хатын балаларның ачыргаланып кычкыруларын ишеткән һәм ярдәмгә башкаларны да чакырган. Бер ир-ат балта белән фатир ишеген каерып ачкач, балаларны коткарганнар һәм янгынны сүндергәннәр. Балаларны табиблар караган. Аларга зыян килмәгән.

Ярый әле бар да яхшы тәмамланган. 

Чыганак: ufa.aif.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас