Башкортстанның Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре Яңа елда хәвефле рәвештә күңел ачучыларга тап булган.
Республика буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә Калтасы районының Әмзибаш авылында юл-патруль хезмәте инспекторлары каргизәрдә баручыны туктаткан. Каргизәрне Нефтекамада яшәүче 23 яшьлек ир-егет йөреткән. Ачыклануынча, ир-атның мондый транспорт чарасы белән идарә итүгә таныклыгы булмаган. Ул гына да түгел, ул каргизәргә трос ярдәмендә тюбингны эләктергән, ә баласын тюбингка утырткан. Хокук бозучыга карата административ протокол төзелгән, мондый хокук бозу өчен 5 мең сум күләмендә штраф күзаллана.
Моннан тыш, автоинспекция хезмәткәрләре питбайкта 12 яшьлек яшүсмерне туктаткан. Малай трос белән чана эләктергән булган. Балигъ булмаган водительнең әнисенә карата административ материал төзелгән. Бу төр хокук бозу буенча 30 мең сум күләмендә штраф карала.