Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
10 гыйнвар , 11:28

Суга батуның төп сәбәпләре аталды

Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 2024 елда кешеләрнең суда һәлак булуларның төп сәбәпләрен атады.

Суга батуның төп сәбәпләре аталды
Суга батуның төп сәбәпләре аталды

Легаль булмаган кызыну урыннарында су коену (35 кешенең гомере өзелгән) - беренче урында тора, икенче урында суга егылып төшү (20 кеше), өченче урында зурларның балаларны караучысыз калдырулары (9).
Балык тотканда һәм кешеләрнең боз астына китеп һәлак булулары (6 кеше һәлак булган), бәләкәй судноларда бәхетсезлек очраклары 5 нче урында тора (5 кеше). Һәлак булган 81 кешенең 45е исерек хәлдә батып үлгән. Былтыр су 9 баланың гомерен өзгән.
Кызганычка каршы, кешеләр җәй мәлендә генә түгел, кыш вакытында да суга батып һәлак була. Су афәтләреннән сак булыйк!

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: