2025нче елның беренче рәсми эш атнасы башланды. Авыз тутырып эш атнасы диеп тә булмый: бүген беренче көне булса, иртәгә – соңгысы.
Әлбәттә, бу график буенча эшләүчеләргә кагылмый: күп һөнәр ияләре Яңа елның беренче көненнән үк эшкә кереште. Әмма күпләр 10 көнгә диярлек сузылган ялларның рәхәтен күрде. Тик тыңгысыз заманда, берәүләр ил тынычлыгы өчен салкын окопларда ятканда икенчеләрнең атна-ун көн җылы өйләрдә ашап-эчеп, кәеф-сафа коруларын табигать өнәмәде шикелле. Раштуа бәйрәмнәре үтү белән, һаман эшкә чыкмыйсызмы ни дигәндәй, котырына башлады ул: юллар бозлавыкка әйләнде, көчле җил һәм буран аркасында кайсыбер урыннарда күз дә ачып булмады. Нәтиҗәдә 8-9 гыйнварда күп кенә юлларны ябып торырга мәҗбүр булдылар.
Эш атнасының беренче көне аеруча водительләрнең исендә калыр, мөгаен. Хәер, җәяүлеләргә дә көрт ерып атларга туры килгәндер. Һәрхәлдә, Уфада бүген коммуналь хезмәткәрләр иртән үк эшкә керешсә дә, буранның алардан җитезрәк булуы күзгә ташланды. Ә техника төнен дә эштән туктап тормаган иде. 9 гыйнвар төнендә һәм иртәсендә башкаладан 17,72 мең кубометр кар чыгарганнар. Мэриядән әйтүләренчә, әле шәһәр урамнарында 366 махсус техника эшли. Урамнарны һәм тротуарларны бозлавыктан эшкәртү өчен 390 тонна материал файдаланылган.
Шулай ук юл хезмәтләре дә бу көннәрдә тәүлек буе эшли, федераль трассаларны – 190 машина, төбәк трассаларын 401 техника чистарта, диләр Транспорт министрлыгында.
Әнә шулай кешеләрне эшкә куалады табигать.
Гыйнвар башындагы кебек кыеклардан тамчылар таммаса да, алдагы көннәрдә һава торышы кыш өчен җылы булачак, дип фаразлый синоптиклар. Әмма бураннары да булыр, мөгаен. Кышның яртысы бар бит әле.
Шуңа түбәндәге телефон номерларын саклап кую артык булмас:
Ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм телефоны – 112.
Башкортстан Юл хуҗалыгы идарәсенең тәүлек буе эшләүче диспетчерлык номеры: 8-927-955-11-00.
“Приуралье” федераль юллар идарәсе диспетчерлык хезмәте – (347) 286-07-18, 8-917-046-79-53.