Зарядка җайланмасы аркасында Башкортстандагы ике катлы йорт янып беткән.
Янгын Уфа районының Грибовка авылында Раштуа иртәсендә чыккан. Ул ике катлы каркаслы йортның икенче катында башланган. Ут бик тиз бөтен йорт буйлап таралган, диләр Гадәттән тыш хәл буенча республика дәүләт комитетында.
Бу вакытта йортта параличланган хатын-кыз булган. Аны өй эченнән янгын сүндерүчеләр алып чыккан.
“Якынча версия буенча, ут телефонның зарядка җайланмасы аркасында килеп чыктын”, – диләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Ни кызганыч, телефон-планшетларны озак вакытка зарядкада калдыру яисә төзек булмаган җайланмалар куллану бик хәвефле тәмамланырга мөмкин. Статистикага күз салсак, Русиядә көн саен зарядкада калдырылган гаджетлар аркасында 10 янгын чыга. Хәвефсезлек кагыйдәләрен истә тоту һәм үтәү бик күп бәла-казалардан саклавын онытмасак иде.