Хәвеф-хәтәр
8 гыйнвар 2025, 14:26

Истанбулда турист кыз югалган

Нальчикта яшәүче Лаураның моңа кадәр хәтерен югалткан очраклар булган, ди...

Русиядән турист кыз Истанбулда югалган. 23 яшьлек саргылт чәчле кыз 30 декабрьдән бирле элемтәгә чыкмый, ди.

Лаура Писаренко Төркиягә Нальчик шәһәреннән килгән. 30 декабрь көнне ул туган көнен билгеләгән. Шул көннән башлап туганнары аны югалткан. Соңгы тапкыр турист кызны Истанбулда Русия консуллыгы янында күргәннәр. Ул анда паспортын югалту сәбәпле  мөрәҗәгать иткән.

Туганнары сүзләре буенча, Лаураның элегрәк хәтерен югату очраклары булган.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас