Раштуа алдыннан Санкт-Петербург урамында узгынчылар пижамадан гына киенгән 9 яшьлек малайны күргәннәр.
Бала Маршал Блюхер урамы буйлап китеп барган. Аны өшегән килеш дәваханәгә алып киткәннәр, соңрак, хәле канәгатьләнерлек булгач та, өенә кайтарып җибәргәннәр.
78.ru порталы хәбәре буенча, малайда психик тайпылыш – аутизм – диагнозы. Әнисе йоклап киткәч тә ул аның курткасы кесәсеннән ачкычны алып, фатир ишеген ачкан һәм чыгып качкан. Уянгач, улының юклыгын күргән ана полиция чакырткан. Бераздан аңа баланың табылуы турында хәбәр иткәннәр.
Чыганак: lenta.ru