Хәвеф-хәтәр
28 декабрь 2024, 08:16

Ир-ат исән калган, ә хатын янып үлгән...

Бик кызганыч...

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының, БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының һәм ирекле янгын сүндерү командасының янгын белән көрәшүчеләре  Иглин районының Тау авылында чыккан янгынны сүндергән.

Тәне пешкән һәм киселеп беткән, яну продуктлары белән агуланган 69 яшьлек ир-атны дәваханәгә салганнар. Кызганычка каршы, янгын сүндерү барышында һәлак булган хатынга тап булганнар.

 Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе тикшерү оештырган. Аңа һәм сынау янгын лабораториясе белгеченә ни сәбәпле йорт, мунча, гараж һәм аның эчендәге машинага, ихатадагы башка каралты-курага, шул исәптә умарталар кышлар өчен җылытылган бинага  ут кабуын ачыкларга туры киләчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас