Хәвеф-хәтәр
27 Декабря 2024, 07:25

Алкотестерда тикшергәндә машина йөртүче шаярып-көлеп торган

Бу хәл Нефтекамада булган. 

Нефтекамада “Тойота” водителен сүндерелгән фаралар белән йөргәне өчен туктатканнар, дип хәбәр итте үзенең Телеграм-каналында республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов. Аның машинасын Юбилей проспектында туктатканнар.

Ачыклануынча, 45 яшьлек исерек булган – алкотестер аның канында 1,352 мг/л алкоголь булуын раслаган.

ГАИ хезмәткәрләре автомобильне куып баскан һәм машина йөртүчедән туктавын таләп иткән. Машина йөртүче юл полицейскийлары белән бәхәсләшеп тормаган. Аралашу һәм документларны тикшерү вакытында инспекторлар ир-аттан спиртлы эчемлек исе сизгәннәр, үз-үзен тотышы да инспекторларга артык күңелле  тоелган. Машина йөртүчене алкотестерда тикшергән арада, ул шаяртып һәм көлеп торган. Ә алкотестер  нәтиҗәсен күргәч, гаҗәпләнеп: “Бик күп, ахры”, дигән. Шулай да, прибор күрсәтмәләре белән ризалашкан. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас