+21 °С
Болытлы
Благовар районының Кызыл Йолдыз авылында бүген төнлә янгын чыгып, 64 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Кызганычка каршы, янгын сүндерү барышында бер ир-атның җансыз гәүдәсе табылган, ул I төркем инвалид булган.
Әле тикшерү эшләре бара. Ни сәбәпле янгын чыккан, кем гаепле - әлегә билгесез", - дигәннәр коткаручылар.
Чыганак: Башинформ.