Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
21 декабрь , 11:57

Казанда - массакүләм беспилотниклар һөҗүме

Шимбә иртәсе күңелсез башланып китте...

Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Ким дигәндә 8 БПЛА Казанга һөҗүм иткән. “База” Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, пилотсыз очучы аппаратлар Камалиев проспектындагы,  Клара Цеткин,  Юкозинская, Һади Такташ, Кызыл позиция  урамнарындагы биналарга төшкән. Тагын ике пилотсыз очучы аппарат Ырынбур  трактындагы йортка төшкән.

Шаһитлар сүзләренчә, Казанда мобиль элемтә начар эшли, шәһәр юлларын ябу сәбәпле  тыгыннар барлыкка килгән, кая карама махсус хезмәтләр машиналары. Сиреналар улый.

SHOT Telegram-каналы язуынча, ВСУ Казанга  "Лютый" беспилотниклары белән һөҗүм иткән. "Лютый"ның очу ераклыгы - 1000 км, ул 50 кг заряд белән очарга сәләтле. 

Ут күршеләребезгә Аллаһ ярдәмен бирсен. 

P.S. 

Әлегә билгеле булуынча, массакүләм атака нәтиҗәсендә 3 кеше  каза күргән. Алар башлыча фатирларга БПЛА бәреп керү сәбәпле тәрәзәләр пыялаларына киселгән.

ВСУ һөҗүмнәре нәтиҗәсендә “Лазурные небеса” торак комплексындагы 37 катлы, “Манхэттэн” торак комплексындагы 23 катлы, Клара Цеткин урамындагы 5 катлы йортларга зыян килгән. Шәһәрдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре халыкка хәбәрләр җибәрә, кешеләрдән тынычлык саклауны сорыйлар. Тревога сигналы булганда киенеп, беренче катларга, подвалларга төшү сорала.

P.S. P.S.

Татарстан өстендә “Ковёр” планы кертелгән. Төбәк өстендә һава киңлеге аерым карарга кадәр ябык. Әлеге вакытта  очып китәргә һәм Казанда төшәргә  дип 23 рейс тоткарлана.

Казанда мәктәпләр һәм техникумнар эвакуацияләнә. Шартлауларның берсе “Казан төзелеш, шәһәр хуҗалыгы архитектурасы көллияте”студентлары урамга чыккач яңгыраган.

Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: