Хәвеф-хәтәр
20 декабрь 2024, 04:37

Республикада дуңгыз гриппы йөри башлаган

Чир йоктыручылар саны көннән-көн арта...

my-evp.rumy-evp.ru
my-evp.ru

Грипп чорына кердек. Аның вируслары Башкортстан территориясендә тарала башлаган.

Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ковид һәм риновируслар белән беррәттән грипп вирусы да барлыкка килгән. Аның А (H1N1) тибы ныграк таралуы теркәлгән, аны икенче төрле “дуңгыз гриппы” дип тә атыйлар.

“Соңгы атнада республикада кискен респиратор инфекцияләрнең 24,6 мең очрагы теркәлгән. Аларның 48,6 проценты балаларга туры килә”, – диләр ведомствода.

Кискен респиратор инфекцияләр йоктыру хәвефен киметергә гади профилактик чаралар ярдәм итә. Алар – җәмәгать урыннарында битлек куллану, кулларны сабын белән юу, авыру кешеләр белән элемтәгә кермәү һәм биналарны җилләтү, дип искәртә белгечләр.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас