Төнлә Куергазы районының Молокан авылында янгын чыккан. Бу хакта район хакимияте башлыгы Юлай Ильясов хәбәр итә.
Янгын бүрәнә йортта 00.31 сәгатьтә чыккан. Кызганычка каршы, йорт тулысынча янып беткән. Янгын чыкканда өйдә ана һәм аның 7 баласы булган. Барысы да исән-сау. Хатын һәм балалары үзаллы эвакуацияләнә алган.
“Бу ниндидер һәлакәтле төн иде: көчле җил аркасында электр линияләре өзелеп төште, шуңа кичтән үк торак пунктта ут юк иде. Электр энергиясе булмау сәбәпле элемтә дә юк. Янгын шәм куллану сәбәпле чыккан дигән шик бар. Әлегә гаилә вакытлыча Молокандагы картәниләрендә урнашкан. Гаилә башлыгы – МХО катнашучысы. Аңардан октябрьдән бирле хәбәр-хәтер юк”, – дип яза Юлай Ильясов.
Район хакимияте башлыгы шулай ук йортсыз калган гаилә өчен акча җыю ошетырылуын хәбәр итте.
Чыганак: bashinform.ru