Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 декабрь 2024, 10:59

Яшь водитель машинасын аударган

Авария генерал Рыленко урамында теркәлгән. 

19 яшьлек водитель 15 декабрь төнендә иномаркасында ауган. Башкаланың дәүләт автоинпекциясендә хәбәр итүләренчә,  ул үзенең “Фольксваген Поло” машинасында Рыленко урамыннан Пугачёв урамына  табан китеп барган. Анда ул металл коймага барып бәрелгән һәм машинада ауган.

Яшь водительне төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәг илткәннәр. Медицина ярдәме күрсәткәч, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Юл-транспорт һәлакәте вакытында машина йөртүченең исерек булуы ачыкланган. "Бу гражданин “водитель таныклыгы булмыйча исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү" маддәсе буенча административ җаваплылыкка тарттырылды”, – дип белдерделәр ведомствода.

Машинаны махсуслаштырылган стоянкага урнаштырганнар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: