Бүген көнозыны көчле җил котыра. Ул зыян салырга да өлгергән: Уфада Серго Орджоникидзе исемендәге мәйданда яңа ел чыршысы ауган. Ярый, бәхеткә, аның янында бу вакытта бер кеше дә булмаган.
“Мәйданчыкта боз шәһәрчеге төзелеше бару сәбәпле, анда беркем дә булмаган”, – диде Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы Рөстәм Хәмитов.
Мәйданда оператив киңәшмә уздырганнар һәм чыршыны урынына утыртып кую эшләрен бүген үк башларга хәл иткәннәр.
“Әгәр һава торышы уңай булса, якын арада чыршыны урнаштырачакбыз. Подрядчы оешма конструкцияне өстәмә трослар белән ныгытачак”, – дип өстәде Рөстәм Хәмитов.
Әлеге минутларда чыршы ауган урында коммуналь хезмәткәрләр, махсус техника эшли. Шаһитлар әйтүенчә, Яңа ел чыршысы бәйрәм инсталляциясен сындырган.