Хәвеф-хәтәр
13 декабрь 2024, 04:52

Җиңел машина фура астында калган

26 яшьлек егетнең гомере өзелгән. 

Җиңел машина фура астында калганҖиңел машина фура астында калган
Җиңел машина фура астында калган

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары Благовещенск шәһәре янында Уфа-Бөре-Яңауыл трассасында юл-транспорт һәлакәте урынында эшләгәннәр. Анда 12 модельле җиңел машина каршы як полосага чыгып, фура белән бәрелешкән. Каты бәрелүдән җиңел машина юл читенә очкан. Коткаручылар гидравлик авария-коткару инструменты ярдәмендә инде һәлак булган 26 яшьлек егетне ачып чыгарганнар.

Йөк машинасы да чокырга төшеп киткән. Коткаручылар машина йөртүчене караган, аңа медицина ярдәме кирәк булмаган.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас