Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
11 декабрь , 20:21

Инвалид ир-ат янган йорттан чыга алмаган

Бу хәл Чесноковка авылында теркәлгән. 

Уфаның Киров районы Чесноковка авылындагы  йортта  әйберләргә ут кабу сәбәпле чыккан янгында бер ир-ат һәлак булган. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә,  ул инвалид булган, үзаллы хәрәкәтләнә алмаган.

“Йортның электр белән җылытылганлыгы билгеле, моңа өстәп  розеткага да электр җылыткычы тоташтырылган булган. Шул электр җылыткычында кыска ялганыш булып, янгын чыккан дыр дигән шик бар”, диләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгынны Уфа муниципаль янгын сакчылары сүндергән.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: