Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
9 декабрь , 11:08

Машина урлаган 13 яшьлек укучы малай авариядә үлгән

Бала-чага кайчак бигрәк акылсыз...

Туймазыда 13 яшьлек үсмер, төнлә чит кешенең “десяткасын” урлап,  иптәшләре белән авариягә эләккән. Республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итүенчә, малай, машина белән идарәне югалткач, ВАЗ-2110 кюветка төшеп киткән һәм ауган. Нәтиҗәдә машинаны урлаучы үсмер шунда ук һәлак булган. Аның 15 һәм 17 яшьлек дусларын, төрле тәр җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатканнар.

Вакыйга урынында төрле хезмәтләр эшли. Балалар катнашлыгындагы авария турында Мәгариф министрлыгына һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә хәбәр иткәннәр, диләр бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Гомере өзелгән баланың әти-әнисе өчен нинди зур кайгы... 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: