Уфалылар тукталыш эскәмиясендә канга баткан хатын-кызны күргәннәр. Бу хәл бүген Уфаның Киров урамында теркәлгән. “Башинформ” агентлыгы журналистына шаһитлар дәваханә ягыннан асфальтта канлы эзләр калдырып, бер пенсионер ханымның чак-чак атлап килүен хәбәр иткән.
“Ул эскәмиягә килеп җитте. Утырды, әмма шунда ук косып җибәрде. Без шунда ук ашыгыч ярдәм чакырттык. Нәрсә булды дип сорыйбыз, әмма хатын дәшмәде. Сумкасына ятты да ыңгыраша башлады. Аягыннан, ботинкасыннан кан ага иде”, – дип сөйләгән моңа шаһит бер кеше.
Тукталышка битараф булмаган гражданнар җыелган. Алар ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитүен борчылып көтеп торган. Медиклар тукталыш янына килеп җиткәч, фельдшер пенсионер хатынны носилкаларга салганда ярдәм сорап шундагы ир-атларга мөрәҗәгать иткән. Егетләр булышкан. Шаһитларның берсе хатында кан китү ачылган яисә ул яралангандыр дигән шик белдергән.
Чыганак: bashinform.ru