-4 °С
Болытлы
Балаларның шуклыгы аркасында кайвакыт күңелсез хәлләр дә килеп чыга шул. Кичә кич Яңавыл мунча комплексында бассейн патрубкасында 11 яшьлек баланың кулы кысылып калган.
Әти-әниләре, хезмәткәрләр дә чыгара алмагач, коткаручыларны чакырганнар. Аларга бассейннан суны башатырга, ә аннары перфоратор белән бетон стенаның бер өлешен җимерергә туры килгән.
Коткаручыларның 6 сәгать тырышлыгы ярдәмендә баланың кулы авыртуларсыз һәм җәрәхәтсез чыгарылган.