Соңгы елларда климат белгечләре бер дә күңелгә ятышлы хәбәрләр җиткерми. Менә тагын бер борчылулы тикшеренү нәтиҗәләре. Гётеборг университеты галимнәре 3 ел эчендә Арктика бозлары эреп бетәчәк дип чаң кага.
"Климатның үзгәрүе Арктиканың боз катламы йомшаруына китерде. Тикшеренүчеләр әгәр көзен, кышын яисә язын гадәти булмаган һава торышы күренешләре күзәтелсә, җәй җиткәч диңгез бозының тулысынча эреп бетүның чын куркынычы бар. Бу афәт 2027 булмаса, 2030 елда булуы бик мөмкин", -диелгән университетның рәсми сайтында.
Компьютер симуляцияләре, 300 очракның тугызында Арктиканың боз катламсыз беренче көне, кешеләрнең арытабангы эшчәнлегенә бәйсез рәвештә, өч елдан соң булуы мөмкинлеген күрсәткән.
Галимнәр шушы ук тикшеренүләр нәтиҗәсендә, зарарлы газларның күпме бүленеп чыгарылуына карамастан, Арктиканың бозсыз беренче көне гарантияләнгән рәвештә 9-20 елдан соң булачагын фаразлый. Алар экстремаль һава шартлары сериясенең кыска гына вакыт эчендә 1,2 млн. квадрат километр бозны эретә алачагын ачыклаган.
Климат җылынуы бозлар эрүенә көчле тәэсир ясый. 2022 елның мартында Арктиканың кайбер районнарында һава температурасы нормадан 10 градуска югарырак булган. 2024 елның исә күзәтүләр алып барылган тарихта иң эссесе булуы мөмкин.
Арктика бозларының юкка чыгуы Җирнең экологик климатына җитди тәэсир ясарга мөмкин дип кисәтә галимнәр. Мәсәлән, бозларыннан арынган Арктика Италия көньягында 20 градуска кадәр суыклар килүгә, Скандинавиядә исә урман янгыннары чыгуына сәбәпче булуы мөмкин.
Йә, Раббым, кешелек дөньясын куркыныч афәтләрдән сакла!