Сибай заводларының берсендә эшләүче ике хезмәткәр эш урынында җитди имгәнүләр алган. БРның Хезмәт инспекциясе “Уралпромтехсервис” җәмгыяте хезмәткәрләре белән теркәлгән төркемле бәхетсез очракны тикшерә башлаган.
Хезмәт инспекциясе хәбәре буенча, бу хәл 2 декабрьдә предприятиенең җитештерү цехында торба монтажлау эшләрен башкарганда теркәлгән. 63 яшьлек штукатур һәм 38 яшьлек урам себерүче өч метр биеклектәге бытовканың түбәсенә менгәннәр һәм бинага төшеп киткәннәр. Егылганда ике хезмәткәр дә авыр җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләрне Сибай хастаханәсенә салганнар.
Чыганак: bashinform.ru