Пенсионерка акча сорап банкка килгән. Кредит акчасына ул торагына ремонт ясыйм дигән. Әмма Уралсибта эшләчүе Эмиль Җиһангиров клиентканы тыңлаганнан соң, берничә сәер факторга игътибар итә. Беренчедән, ай саен түли торган сумма аның айлык кеременә тигез була, икенчедән, пенсионерка кредитны алгач икенче исәпкә күчерү турында кызыксына.
Эмиль шунда ук банкның хәвефсезлек бүлегенә мөрәҗәгать итә. Алар Эчке эшләр министрлыгы белән элемтәгә керә. Өч сәгатьлек сөйләшү барышында ул берничә көн элек мошенниклар шалтыратуын, аны кредит алырга күндерүләрен сөйли.
Башкортстанда телефон мошенниклыгы очраклары ешаю сәбәпле, Уралсиб банкы финанс белән бәйле барлык мәсьәләләргә игътибарлы булырга, таныш булмаган номерлардан һәм адреслардан шалтыратуларны һәм хәбәрләрне тәнкыйди бәяләргә киңәш итә. Телефоннан шундый үтенеч алганда, акчаны «Куркынычсыз» яки «якланган» исәпләргә күчермәгез. Әгәр дә сез очраклы рәвештә үз мәгълүматларыгызны тапшыргансыз яки мошенникларның күрсәтмәләрен үтәгәнсез икән, кичекмәстән картаны блокировкалау өчен банкның кайнар линиясе белән элемтәгә керегез һәм гариза рәсмиләштерү өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез.
Чыганак:ufa.kp.ru