Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 декабрь , 09:13

Ана кеше сабыен янгыннан алып чыга алмаган

Дүрт яшьлек сабый  гәүдәсен янгын сүндерүчеләр алып чыккан...

Калтасы районының Краснохолмский авылында кичә кичен коточкыч янгын чыккан. Кызганычка каршы, утта 4 яшьлек малай һәм 70 яшьлек хатын һәлак булганнар. Бу хакта төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Ике катлы күп фатирлы йортның беренче катында фатирда янгын чыккан. Ялкын тиз арада күрше фатирларга, уртак коридорларга һәм йортның түбәсенә күчкән. Вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләр икенче каттагы фатирдан дүрт яшьлек малайны алып чыккан. Медиклар аның үлемен раслаган. Баланың 30 яшьлек әнисе аны коткарырга теләгән, әмма төтен сулап, агуланган. Һушын югалткан хатынны реанимациягә илткәннәр.

“Янгын чыккан фатирда өч балалы йөкле хатын булган. Хатын сүзләренчә, тарттырылган түшәм яна башлагач, ул янгын извещателе сигналын ишеткән. Ул, балаларын киендереп, тышка чыккан”, – диләр ведомствода.

Янгынны сүндергән вакытта беренче каттагы фатирда 70 яшьлек хатын гәүдәсенә тап булганнар. Янгын 6 фатирга һәм йорт түбәсенә зыян салган, мәйданы барлыгы 900 кв м. тәшкил иткән. Барлыгы 33 белгеч һәм 10бермәлек техника җәлеп ителгән. Вакыйганың нечкәлекләрен һәм сәбәпләрен ачыклау максатында  анда МЧС белгечләре эшли, шул исәптән психолог, сынау янгын лабораториясе эксперты, дознавательләр, Тикшерү комитеты, прокуратура хезмәткәрләре.

“Йортта барлыгы 12 фатир, анда 29 кеше яшәгән, шул исәптә 12 бала. Янгында ике кеше гомере өзелгән. Болар –  2020 елгы бала һәм 1943 елгы хатын. 1994 елгы хатын – комада, әлегә һушына килмәгән. 26 кеше (аларның 11е – балалар)  вакытлыча яшәү урынына барудан баш тартканнар, алар шушы авылда туганнарында яшәп тора”.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: