Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 ноябрь , 00:48

Уфада өченче кат тәрәзәсеннән бала егылып төшкән

Кыз өйдә әтисе белән генә булган. 

Уфада өченче кат тәрәзәсеннән бала егылып төшкән
Уфада өченче кат тәрәзәсеннән бала егылып төшкән

Кичә, 27 ноябрьдә, 19:00 сәгать тирәсендә Уфа коткаручыларына Б. Хмельцкий урамындагы йортның өченче кат тәрәзәсеннән бер бала егылып төшүе турында мәгълүмат килгән.

Билгеле булуынча, өйдә 6 яшьлек кыз әтисе белән генә булган. Бер арада ул тәрәзәне ачып, москит челтәренә таянган да, аска төшеп киткән.

Җирдә яткан баланы кешеләр күреп калып, ашыгыч хезмәтләргә шалтыратканнар. Кыз исән калган. Табиблар аны хастаханәгә алып киткәннәр.

"Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларга карата игътибарлы булыгыз, аларга тәрәзәләрне ачарга рөхсәт итмәгез һәм сабыйларны хәтта кыска вакытка да караучысыз калдырмагыз. Бәла-каза аяк астында, диләр, тәрәзәләрне махсус йозакка бикләп кую ышанычлырак, фатирны җилләтергә булса, өске яклап та ачарга мөмкин", - дип кисәтә коткаручылар. 

Чыганак: t.me/ufa_rb

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: