Благовещен районының Сидәш авылында нигезенә кадәр янып беткән торак йорт хәрабәләре арасында ир-ат мәете тапканнар. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, янгын турында хәбәр килмәгән.
“Янгыннан соң икенче көнгә фаҗига турында авыл советы башлыгы хәбәр иткән. Вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләр йортның тулысынча янып беткәнлеген күргән. Янгын урынын карап чыккан МЧС дознавателе һәлак булган ирнең гәүдәсенә тап булган”, – диләр ведомствода.
Әлеге вакытта янгын сәбәпләре ачыклана, вакыйга урынында тикшерүчеләр эшли.
Чыганак: bashinform.ru