Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 ноябрь , 20:05

Бүген-иртәгә юлларда сак булыгыз

Сакланганны саклармын, дигән Ходай.

Башкортстанда көчле давыл булырга мөмкин, дип кисәтә коткаручылар.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматына ярашлы, бүген, 28 ноябрь кичен, төнлә һәм иртәгә, 29 ноябрьдә, көннең беренче яртысында республиканың кайсыбер көньяк районнарында көчле томан көтелә. 50 метрдан ары күрү мөмкинлеге начар булачак.

Күрү шартлары начар булганда юлга чыгудан тыелып тору хәерле дип кисәтәләр водительләрне ведомстводан.

“Әгәр томанга эләксәгез, билгеләнгән урынга барыбер соңга калып киләчәгегезне истә тотыгыз. Шуңа хәрәкәт тизлеген дөрес сайлагыз. Теге яки бу каршылык килеп чыкканда туктап калырга яки башка маневр ясарга өлгерә алырлык булсын” , – диләр коткаручылар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: