Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 ноябрь , 18:19

Белка 4 көн дәвамында елга буенда хуҗасын көткән

Маэмайның хуҗасы суга баткан.

Үзәкләрне өзгеч вакыйга.

24 ноябрь көнне Караидел районында бер ир, юлны кыскартырга уйлап, Караидел елгасы бозыннан велосипедта үтмәкче булган. Юка боз ир-атны күтәрә алмаган һәм ул, су астына төшеп киткән. Дүрт көн дәвамында коткаручылар аның гәүдәсен эзләгән. Башта алар ирнең велосипедын тапкан. 

"Дүрт көн дәвамында Белка кушаматлы маэмай фаҗига булган урыннан ерак түгел көтте. Батып үлгән ирнең туганнары этне алып кайтып киткәннәр иде, әмма тугры эт,  хуҗасын күрергә өметләнеп, янә шул урынга качып киткән", - диләр төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында. 

Бүген 59 яшьлек Николайның гәүдәсен 9 метр тирәнлектән табып алганнар. 7 ел элек шушы ук урында Николай хатынын һәм дустын югалткан булган инде. Алар да Караидел елгасында баткан. 2017 ел ахырында Николай Халанчук көймәдә хатыны һәм дусты белән елга аша чыккан. Шул ук урында көймә әйләнгән. Барысы да бозлы суга егылган. Өчесеннән Николай гына исән калган. 7 елдан соң Николай елга аша велосипедта чыгарга булган. Әмма юка боз аны күтәрә алмаган һәм ул маэмаеның күз алдында су астына киткән. Әлегә Белканы мәрхүмнең туганнары алып киткән, тик алар маэмай барыбер качып бирегә килер, дип шөбһәләнә. 

Чыганак: "Честно говоря", SHOT Telegram-каналлары. 

Белка 4 көн буена баткан хуҗасын көткән
Белка 4 көн буена баткан хуҗасын көткән
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: