+24 °С
Яңгыр
8 яшьлек малай Уфада юл-транспорт авариясенә эләккән. Башкаланың дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 24 ноябрь кичендә Степан Злобин урамындагы 15 санлы йорт каршында “Киа Рио” руле артындагы 37 яшьлек машина йөртүче, Менделеев урамына табан хәрәкәт итеп, бер баланы бәрдергән.
Малай юлны светофорның рөхсәт ителгән сигналына йөгереп чыгып маташкан.
Төрле җәрәхәтләр алган баланы дәваханәгә алып киткәннәр.
ДАИ хезмәткәрләре тикшерү башлаган.
Чыганак: bashinform.ru