-4 °С
Болытлы
Балакай, исән-сау бул, тизрәк кайт!
Кармаскалыда яшәүче 17 яшьлек туташ - Айгөл Дюмакова хәбәрсез югалган. Кызның кайда булуы 21 ноябрьдән бирле билгеле түгел, дип хәбәр иттеләр «БашРегионСпас» югалган кешеләрне эзләү төркеме волонтерлары. Кызның тышкы кыяфәте буенча билгеләре: буе 160 см, гәүдәсе уртача, чәчләре ачык коңгырт төстә. Өстенә яшел тау чаңгысы курткасы, панда рәсеме төшерелгән кара пижама чалбар, кара галош, зәңгәр оекбашлар кигән.
Айгөлнең кайда булуын белгән һәркем 112 һәм 8(937)3 102-122 телефоннарына шалтыратсын иде.