+1 °С
Кар
Мәскәүдә Башкортстанда туып-үскән 22 яшьлек Алина исемле кызның өстенә тимер беседка ауган. Кыз шунда ук вафат булган.
Якташыбыз "Озон"да эшләгән. Ул тәнәфес вакытында тышка тәмәке тартырга чыккан. Шул мизгелдә кинәт җил кубып, тимер павильонны кузгалткан һәм ул туп-туры кыз өстенә килеп төшкән.Хезмәттәшләре аңа ярдәм итәргә тырышкан, ләкин Алинә табиблар килгәнче үлгән.
Билгеле булуынча, кичә Мәскәүгә көчле циклон килгән. Көчле җил чыгып, яңгыр яуган, агачлар авып, берничә кеше җәрәхәтләнгән.
Чыганак: "Mash" ТГ-каналы.