Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
21 ноябрь , 15:10

Стәрлетамакта слесарь эш урынында үлгән

Әмма оешмада моны таныйсылары  килмәгән. 

Язгөл Сафина.
Фото:Язгөл Сафина.

Стәрлетамакта 53 яшьлек ир-ат йөрәк белән проблемалары булу сәбәпле эш урынында үлгән. Хезмәт инспекциясе суд аша  ир-атның үлеме эше белән турыдан-туры бәйле икәнлеген тануларын ирешкән. Хәзер мәрхүм эшченең туганнары түләүләр алачак.

2023 елның 26 октябрендә слесарь-ремонтчы кинзт үзен начар хис иткән. Аны карда яткан килеш коллегасы табып алган. Вакыйг урынына килгән ашыгыч ярдәм бригадасы аның үлемен раслаган. Суд-медицина экспертизасы эшченең йөрәкнең хроник ишемик авыруыннан үлгәнлеген күрсәткән.

Соңрак слесарьнең апрельдә медицина тикшерүе үтүе ачыкланган. Табиблар аның озайлы дәвалау таләп иткән йөрәк авыруы барлыгын ачыклаган. Шәһәр хастаханәсе табибларының ахыргы нәтиҗәсе булмауга карамастан, ведомствоның “Березка” шифаханәсенең табиб комиссиясе ир-ат  тикшерү узган вакытта эшкә каршы күрсәтмәләр тапмаган  һәм май тиешле  нәтиҗә чыгарган. 2023 елның июленнән ноябренә кадәр ир-ат озак вакыт дәваланган, 1 декабрьдә өченче төркем инвалидлык алган. Хезмәт хакын саклап калмыйча ял алган, ә 12 декабрьдә, үлеменә ике атна кала, эшкә чыккан.

Эшченең производствода үлүе очрагында бер тапкыр бирелә торган страховка түләвен түләүче БР буенча социаль фонд бүлеге (хәзерге вакытта аның күләме ике миллион сум тәшкил итә) Хезмәт инспекциясе  нәтиҗәсе белән ризалашмаган,  Уфаның Совет район судына дәгъва белән мөрәҗәгать иткән, суд бу дәгъваны канәгатьләндермәгән. Апелляция бирелгән Башкортстанның Югары суды шулай ук күзәтчелек ведомствосы позициясен хуплаган.

Шулай итеп,  безнең чираттагы тапкыр эш урынындагы “табигый” үлемнең производство белән бәйле икәнлеген тануыбыз суд карары белән ныгытылды, –  ди бу вакыйгага карата Хезмәт инспекциясе җитәкчесенең урынбасары Оксана Ванскова. – Әмма хезмәткәрнең эш бурычларын үтәгәндә кинәт үлеп  китүендә бернинди табигыйлык та юк, шуңа гаеплеләр җәзасын алырга тиеш. Бу очракта – медицина каршы күрсәтмәләре булган хезмәткәрне эшкә яраклы дип танулары.  Ә эш урынында вафат булган хезмәткәрнең гаиләсе производствода һәлак булган очракта каралган страховка түләвен алуга дәгъва кылырга хокуклы”.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: