Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
20 ноябрь , 09:01

Уфада "Кыямәт төне" квестында балаларны кыйнаганнар (ВИДЕО)

Адреналин хисе  артыннан куам дип...

Уфада ике укучы кыз “Кыямәт көне” (“Судная ночь”) хоррор-квестында каза күргән. Кызларның берсен аниматор электрошокер белән кыйнаган, икенче кызны чәченнән сөйрәп, башын стенага бәргән. Ул дәваханәдә ята.

Mash мәгълүматы буенча, 10-12 яшьтәге 6 укучы кыз квестка берсенең туган көнен уздырырга килгән. Әмма бәйрәм әллә ни күңелле булмаган. Балалар сүзләренчә, квесттагы актёр ужастиклар куллануны чамадан тыш арттырып җибәргән, шокерны да артыгын кулланган, гомумән кызларны елатып бетергән. Туган көне булган кыз өйгә истерикада кайтып кергән, ә аның әнисе полициягә гариза язган.

Әмма хоррор-квестта кызларны беркем дә кыйнамады, дип җаваплаганнар.

“Кыямәт көне” дип аталган бу куркыныч урын Сипайловода урнашкан. Mash Batash Телеграм-каналына чарадан соң кызлар канәгать булып кайтып киттеләр, дип җаваплаганнар.

Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә “Хәвефсезлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү” маддәсе буенча тикшерү оештырган.

Кемгә ышанырга да белмәссең, һәркем дөрес сөйли кебек... Бүгенге көндә  бала-чагага адреналин һәм кискен тәэссоратлар җитешми, күрәсең.

Чыганак: Mash/ Mash Batash Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: