Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
18 ноябрь , 15:23

Теш табибына китеп югалган үсмерне ике айдан соң тапканнар

Кыз бала кайда булган?

Софья Булдакова.
Фото:Софья Булдакова.

  Краснокамск шәһәрендә яшәүче  стоматологка дип китеп югалган 15 яшьлек укучы кызны Пермьдә тапканнар. Бу хакта балигъ булмаган кызның үги әнисе aif.ru басмасына сөйләгән.

Хатын аңлатуынча, 9 сыйныфта укучы кыз 12 сентябрьдә өйдән качкан. Үсмер  өйдән таң белән теш табибына дип чыгып киткән һәм әнисенә стоматологтан соң мәктәпкә барам дип смс язган.  Әмма өйгә кайтмаган. Ике ай дәвамында укучыны полицейскийлар һәм волонтёрлар эзләгән.

Ана кеше сүзләренчә, баланы Пермьдә тапканнар. Ул ахирәте белән фатир арендалап тора, ди. Эшкә урнашкан.

Бу хәлдән соң ана кеше  балага рәсмиләштерелгән опекадан баш тартырга (үсмер кыз –  туганнарының баласы) һәм аны балалар йортына җибәрергә дигән карарга килгән. Кыз моңа кадәр дә берничә тапкыр  беркемне дә кисәтмичә югалгалаган булган.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: