Уфада 84 яшьлек хатын-кыз батареяга кысылган килеш идәндә бер тәүлек яткан. Пенсия таратырга килгән почтальон бу хәлне күреп, ашыгыч хезмәтләргә хәбәр иткән.
Коткаручылар һәм табиблар килгән.Башта алар батареялардагы температураны төшерттергәннәр. Әмма алар фатирга тиз генә керә алмаган. Биш минут тирәсе шакып торганнан соң, әбинең уллары ачкан, икесе дә исерек булган: "Без әнине батареядан ычкындырдык инде", - дигәннәр.
Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре өйгә кергәч,радиатор янында идәндә аңсыз яткан әбине күргәннәр. Алар аны ашыгыч ярдәм машинасына чыгарышканнар. Уллары әйтүенчә, пенсионер бер тәүлек буена шунда яткан. Тәнендә җәрәхәтләре дә булган, хастаханәгә алып киткәннәр.
Чыганак һәм фото: Башинформ