Башкортстанда “Транснефть – Урал” акционерлык җәмгыятенең структура бүлекчәләре хезмәткәрләрен бүген иртән БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында эвакуацияләгәннәр. Компаниянең матбугат хезмәтендә бу хәлгә карата аңлатма бирделәр.
"Хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен гражданнар оборонасы корылмалары биналарына эвакуацияләгәннәр. Бу иртән предприятие БР буенча БПЛА мониторингы үзәгеннән Белгород өлкәсе ягыннан 9 БПЛА очышы күзәтелүе турында хәбәр алуы белән бәйле. Алдагы гамәлләр БР буенча БПЛА мониторингы үзәге тарафыннан координацияләнә”, – диелә “Транснефть-Урал" акционерлык җәмгыятенең рәсми хәбәрендә.
P.S. Соңрак "Честно говоря" Телеграм-каналында пилотсыз очучы аппаратлар Уфага кадәр барып җитмәгәннәр, дип язып чыктылар. Бүген Транснефть хезмәткәрләрен эвакуацияләргә туры килгән хәвефне кире какканнар.
Чыганак: bashinform.ru