Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 ноябрь , 09:56

Бу юлларда кешеләр күбрәк үлә...

Башкортстанның үлемгә китерүче һәлакәтләр еш булган юлларын атадылар. 

Владимир Севастьянов, ТГ
Владимир Севастьянов, ТГ

Башкортстанның дәүләт автоинспекциясендә үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган юлларны атадылар.

“Иң хәвефле юллар булып “Уфа – Инзәр – Белорет”, “Уфа – Чишмә – Кыргыз-Миякә”, “Уфа – Яңавыл”, “Дүртөйле – Нефтекама” юллары, шулай ук “Урал” М-5 федераль трассасы участоклары тора”, – ди дәүләт автоинспекциясе вәкиле Линар Зиннуров.

Шулай ук ведомствода үлемечле аварияләр күп булган районнарны да әйткәннәр.

Быел республиканың 28 муниципаль территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре аркасында һәлак булучылар теркәлгән. Кайгылы статистика иң күбе Мәләвез, Ярмәкәй, Краснокама, Мишкә һәм Уфа районнарыннан килгән.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: